Главная / Категории / серьезное чтение / cтихи, поэзия / стихи и поэзия

Бабахан дастаны / Дастан Бабахана. Кылыч Сайяди

Купить Бабахан дастаны / Дастан Бабахана
149 руб. Скачать
Отложить

Таһир-Зөһрә вакыйгаларына багышланган Урта гасырлар әдәби ядкярләреннән «Бабахан дастаны» – халкыбызның саф мәхәббәт тойгы-хисләрен ачык һәм тулы чагылдырган, шул ук вакытта рухи-мәдәни күзаллау һәм милли карашларын берләштергән, иҗтимагый да, табигый дә фикерләре берлегенә корылган бөек әсәр. Ул, ничәмә чорлар алмашып та, һәр яңа буында гаделлек тойгыларын тәрбияләгән һәм яшәткән. Аның өлгесендә әдипләр кабатланмас әсәрләрен иҗат иткәннәр, халыкта аның белән аваздаш җырлар, кыйссалар барлыкка килгән. Бу тәэсир бүген дә дәвам итә.
Китапта Кылыч Сайядиның «Бабахан дастаны» тексты һәм аның, барлык әдәби үзенчәлекләре сакланган хәлдә, бүгенге телебезгә шигъри тәрҗемәсе тәкъдим ителә. Кереш мәкаләдә автор һәм вакыйгаларның кайсы тарихи төбәккә бәйле булуы – әдәби-текстологик, язылу датасы криптоанализ методы нигезендә ачыклана.

Рады Вам также предложить